Гаилә бәхете – ул бик гади, бер-береңә юл куя белү, дип Ахчинылар гаилә бәхете серен ачалар.
Вакыт бит ул бик тиз үтә.Әле кайчан гына бер-берсе белән очрашугу ашкынган парларның 50 еллык парлы гомерләре, үзенең шатлыклары һәм кайгылары белән артта калган. Үтелгән гомерләре өчен Ахчиннар бер дә үкенмиләр.Алар ике игезәк кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның биш оныклары һәм бер оныкчыклары бар.
“Без аларның кибеткә баруларын яки урамда саф һава сулап йөрүләрен бик еш күрәбез. Күпләр өчен әлеге гаилә үрнәк булып тора, “- дип сөйлиләр күршеләре.
Никах ул бер генә һәм законлы булырга тиеш дип саный хуҗабикә һәм бу фикер белән гаилә башлыгы да килешә. Әлеге фикердә булулары да Ахчиннар галәсендә җылы мөнәсәбәтләр саклануга бер сәбәп булып тора. Шуңа күрә алар гаиләсендә бер-берсенә карата кайгыртучанлык һәм хөрмәт, мәхәббәт патшалык итә дип ышанып әйтә алабыз.