ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Әтнә муниципаль районы Яңа Җөлби авылында яшәүче Шәймәрдәнова Гөләндәм Шәймәрдән кызына 13 октябрь көнне 95 яшь тулды. Шәймәрдәнова Гөләндәм озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәймәрдәнова Гөләндәмнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлки районы Аппак авылында яшәүче Прасковья Григорий кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбигә районын башкарма комитеты житәкчесе Илҗнур Валеев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Аппак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Хасыбулла кызы тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Прасковья апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

Илсөя исемле кыз Мифтахов Илдар һәм Лилия гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Таһирҗанова Гөлнара Әнәс  кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кызга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!

13 октябрь көнне Сарман районы Дими-Тарлау авылында яшәүче Борһанов Фоат Гыймазетдин улына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, юбиляргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Фоат абыйны шулай ук район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Хөснетдинов тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Фоат абыйга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.

2018 елның октябрь аенда табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2018” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.

Теләченең Сабантуй болынында 13 октябрь конне предприятие хезмәткәрләре агачлар утырту белән мәшгуль булдылар. Бу чарада ЗАГС хезмәткәрләре дә читтә калмады. Чыршы усентеләре  һәм декоратив куаклар туган районыбызны елдан-ел бизәсен иде.

2018 елның 13 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Юнона» булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парларның психолог белән чираттагы очрашуы  узды. 

         2018 елның 13 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар өчен туй инструктажы уздырдылар, аның барышында кияүләр һәм кәләшләр Никахлашу тантанасы ничек узачагын һәм туй көнендә нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.  


12
октябрь, 2018 ел
җомга

     Нәрсә генә дисәләр дә, мәхәббәт дөньяны, барлык яшәешне яхшы якка үзгәртә. Нәкъ менә мәхәббәт хакына кешеләр ерак араларныүтәләр, авырлыкларны җиңәләр, батырлыклар кылалар. Шул ук вакытта ул һәрвакытта да нидидер олы вакыйга белән башланырга да тиеш түгел. Кайвакыт, гомерлек юлдаш булырлык кешене табуыңны аңлар өчен кечкенә генә вакыйга да җитә.

Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылында яшәүче Хәкимова Мәйсәрә Хәким кызына 12 октябрь көнне 90 яшь тулды. Хәкимова Мәйсәрә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Кулле Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хәкимова Мәйсәрәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Нурлат районында «Ветеранга язылу бүләк ит!» айлыгы игълан ителде. Акциягә стартны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин бирде. Аңа район башлыгы урынбасары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләредә кушылды. Шулайитеп, озак еллар терлекчелектә эшләгән хезмәт ветераннары Мәрбия Әхмәтҗановага - «Дуслык» газетасы, Мария Александрова һәм Вера Толчинага - «Туслах» газетасы килеп торачак. Өлкәннәргә район газетасына язылу квитанциясен тантаналышартларда  тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International