Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Юнона» булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында дәрес

2018 елның 13 октябре, шимбә

2018 елның 13 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Юнона» булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парларның психолог белән чираттагы очрашуы  узды.

         Кияү белән кәләш актив рәвештә проектның авторы, психолог Екатерина Юртаева белән булачак гаилә бюджеты, психологик көч, гаиләдә конфликт дәрәҗәсе кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

         Моннан тыш, яшь кешеләрне, туйдан соң сөйгән ярларның  мәнфәгатьләре берберсенә туры килмәү, аларга ничек дөрес җавап бирергә кирәклеге кызыксындырды. Психолог сүзләренә караганда, әгәр башка кеше сезгә охшамаган икән - бу әлбәттә нормаль күренеш. Ул һәрвакытта да сез теләгән әйберне эшли алмый һәм ничек кенә кешеләр якын булсалар да, алар бер төрле була алмый.  

         "Үзара мөнәсәбәтләрнең оптималь вариант - кешеләр бер-берсенә иркенлек биргәндә. Ул партнерга аның нинди бар, шундый булып яратуларын аңларга  мөмкинлек бирә", - дип саный психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International