13 октябрь көнне Сарман районы Дими-Тарлау авылында яшәүче Борһанов Фоат Гыймазетдин улына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, юбиляргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Фоат абыйны шулай ук район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Хөснетдинов тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Фоат абыйга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.