Бөгелмә районында яшәүче Гавриловлар гаиләсенең энҗе юбилее

2018 елның 12 октябре, җомга

     Нәрсә генә дисәләр дә, мәхәббәт дөньяны, барлык яшәешне яхшы якка үзгәртә. Нәкъ менә мәхәббәт хакына кешеләр ерак араларныүтәләр, авырлыкларны җиңәләр, батырлыклар кылалар. Шул ук вакытта ул һәрвакытта да нидидер олы вакыйга белән башланырга да тиеш түгел. Кайвакыт, гомерлек юлдаш булырлык кешене табуыңны аңлар өчен кечкенә генә вакыйга да җитә.

Любовь Борисовна һәм Юрий Георгиевич Гавриловларның мәхәббәт тарихы 1985 елда Бөгелмә районының Салаяз авылында башланып китә. Чибәр кәләшкә нибары 17 яшь кенә була, шуның өчен дә, әти-әниләре кызны бик яшь ди санап, яшьләрнең никахларына озак вакыт ризалык бирми йөриләр. Ләкин, егет белән кызныңолы мәхәббәте һәм бер-берсе белән янәшә булу теләге бик көчле булып чыга һәм алар 1988 елда Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә никахларын рәсмиләштерәләр. Яшьләр бергәләшеп тормыш мәктәбен үтәләр: шатлыкларын һәм кайгыларын уртаклашалар. 1989 елда аларның беренче кызлары – Наталья туа. 1993 елда икенче кызлары – Татьяна дөньяга аваз сала. Юрий Георгиевич 39 ел “Баулынефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли. Любовь Борисовна “Племптица” ҖЧҖ инкубаторында оператор булып хезмәт итә. Бүгенгесе көндә аларның өч оныклары бар.

2018 елның октябрендә Юрий Григорьевич һәм Любовь Борисовна гаилә тормышларының энҗе юбилеен билгеләп үттеләр. АларГХАТ бүлегенең тантаналар залына нәкъ 30 ел элек сыман, кулга-кул тотынышып, кунаклар һәм якыннары алкышлары астында керделәр. Йөзекләр белән алмашканнан соң, алар Бөгелмә шәһәренең мактаулы юбилярлары китабында үз имзаларын калдырдылар. Балалары һәм туганнары аларны истәлекле көннәре белән тәбрикләп, соклану сүзләре җиткерделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет теләделәр. Әлеге парга карап шуны әйтеп була, еллар үткән саен аларның бер-берсенә булган хисләре үзгәрмәгән, ә бары тик көчәйгән генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International