ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең  10 класс укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.  Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Зөхрә Закирова катнашында   “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева  кызлар, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.   

2018 елның 24 октябрендә Казан шәһәренең Идел буе ГХАТ Идарәсендә Флорид һәм Наилә очраклы рәвештә генә килмәделәр, ә гаилә төзү турында үз карарын расларга килделәр. Алар төрле шәһәрләрдә яши, әмма язмыш аларны Казанда узган туганнарының туйларында очраттырган. Һәм бу танышу яшьләр өчен язмышлы булып чыкты. Наилә Казанга күчеп килә. Һәм менә өч көннән соң гашыйклар үз гаиләләренең туган көнен билгеләп үтә!


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Пенсионерны район башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин котлады.

Бу бәйрәм көнендә ул әбигә нык сәламәтлек, озын гомер, һәрвакыт шундый ук көчле кеше булып калырга теләде. Традицион рәвештә юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм Татарстан Президенты һәм район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән открытка тапшырдылар.

Бүген безнең районда яшәүче тагын бер кеше – Зинаида Бәхтиярова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул озак еллар СПК «Колос» пешекчесе булып эшли, аннан лаеклы ялга китә. Аның хезмәт стажы 46 елга якын. Бүгенге көндә Зинаида Степановна кызы белән яши, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

«Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Иҗтимагый советы әгъзаларының Татарстан Мәдәният министрлыгы мәйданчыгында узган бүгенге уртак утырышында игътибар үзәгендә гаилә һәм демографик сәясәт мәсьәләләре булды.

Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, Алла бүләге дип саналды. Мондый бәхетле вакыйга Тимербаевлар гаиләсендә булды. Бәхетле әти-әниләр яңа туган сабыйларын Карина һәм Алинә дигән матур исемнәр белән атый. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата – аналарга беренче документлар-туу турында таныклык тапшырдылар һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котладылар, иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр!

2018 елның 23 октябрь көнендә, Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә районның 150нче баласына таныклык бирелде. Урошников Игорь һәм Ольга гаиләсендә, аларның беренче балалары-кызлары туды. Балага Вера исеме бирелде. Бу исемнең тәрҗимәсе- тыныч, тыйнакны аңлата. Бәхетле әти-әнине котлап, исәнлек саулык, тигез гомер теләп калабыз.

Бүген «Яшь гаилә мәктәбе» ндә «Законлы никах һәм өйләнешү мөнәсәбәтләре»дигән темага дәресләр узды. Бу атнаның 15 пары бик зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, сораулар бирделәр, ЗАГС органнарына гариза биргәнчегә кадәр үз тормышларыннан мисаллар китерделәр. ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова тантаналар үткәрү тәртибе, «Казан " гаилә үзәгеннән читтә кунаклар һәм яңа өйләнешүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде.

23 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Андрей һәм Ольга Ершовлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Илья һәм Данил дигән исемнәр бирделәр. 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

      2018 елның матур октябрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 45 ел бергә гомер иткән Резепиннар Надежда Владимир кызын белән Иван Трофим улы  хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International