2018 елның 23 октябрь көнендә, Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә районның 150нче баласына таныклык бирелде. Урошников Игорь һәм Ольга гаиләсендә, аларның беренче балалары-кызлары туды. Балага Вера исеме бирелде. Бу исемнең тәрҗимәсе- тыныч, тыйнакны аңлата. Бәхетле әти-әнине котлап, исәнлек саулык, тигез гомер теләп калабыз.