Бүген «Яшь гаилә мәктәбе» ндә «Законлы никах һәм өйләнешү мөнәсәбәтләре»дигән темага дәресләр узды. Бу атнаның 15 пары бик зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, сораулар бирделәр, ЗАГС органнарына гариза биргәнчегә кадәр үз тормышларыннан мисаллар китерделәр. ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова тантаналар үткәрү тәртибе, «Казан " гаилә үзәгеннән читтә кунаклар һәм яңа өйләнешүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде.