Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бер ай эчендә икенче игезәк бала тууы теркәлде

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, Алла бүләге дип саналды. Мондый бәхетле вакыйга Тимербаевлар гаиләсендә булды. Бәхетле әти-әниләр яңа туган сабыйларын Карина һәм Алинә дигән матур исемнәр белән атый. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата – аналарга беренче документлар-туу турында таныклык тапшырдылар һәм чын күңелдән бәхетле вакыйга белән котладылар, иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International