2018 елның 24 октябрендә Казан шәһәренең Идел буе ГХАТ Идарәсендә Флорид һәм Наилә очраклы рәвештә генә килмәделәр, ә гаилә төзү турында үз карарын расларга килделәр. Алар төрле шәһәрләрдә яши, әмма язмыш аларны Казанда узган туганнарының туйларында очраттырган. Һәм бу танышу яшьләр өчен язмышлы булып чыкты. Наилә Казанга күчеп килә. Һәм менә өч көннән соң гашыйклар үз гаиләләренең туган көнен билгеләп үтә! Бүген башка булачак яшь парлар белән бергә алар КЦСО «Ышаныч» психологик ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә психологы белән «Тату булган гаиләдә, бәхет юлын онытмый» темасына багышланган дәрестә булдылар. Алар тәкъдим ителгән ситуацияләргә кереп, гаилә кыйммәтләре, гаилә мөнәсәбәтләре динамикасы, кризислары һәм аларны җиңү ысуллары, каршылыклар чишү стратегияләре турында куелган сорауларга җаваплар эзләделәр. Сезгә мәхәббәтнең җылылыгын югалтмаска телибез!