Пенсионерны район башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин котлады.
Бу бәйрәм көнендә ул әбигә нык сәламәтлек, озын гомер, һәрвакыт шундый ук көчле кеше булып калырга теләде. Традицион рәвештә юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләк һәм Татарстан Президенты һәм район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән открытка тапшырдылар.
Анна Александровна 1918 елда Алабуга районының Ананьино авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлый. 1938 елда кияүгә чыга һәм ире белән Алабугага күчеп китә. Гаилә дә 3 бала туа. Анна Софронова гаиләсендә башка озак яшәүчеләр дә бар. Аның әнисе 105 ел яшәгән, ә энесе тиздән 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.