«Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проектының Иҗтимагый советы әгъзаларының Татарстан Мәдәният министрлыгы мәйданчыгында узган бүгенге уртак утырышында игътибар үзәгендә гаилә һәм демографик сәясәт мәсьәләләре булды.
"Бүген, кызганычка каршы, безнең җәмгыять психологиясе алмашына, шул исәптән яшьләр, икътисади хәл үзгәрә, хатын-кызлар мөстәкыйльрәк була башлады", - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. Депутатлар, ЗАГС органнары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән бүгенге сөйләшү нәкъ менә шушы эзләнүгә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева билгеләп үткәнчә, Татарстанда өченче ел рәттән тууны теркәү буенча тискәре динамика саклана. «Агымдагы елның 9 аенда туу турында 35352 акт теркәлгән, бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,4% ка кимрәк. Кызганычка каршы, узган гасырның 90 нчы елларында туучылар саны кимү үлем санының бер үк вакытта артуы аркасында, кайгылы практикага кире кайтуны теркибез», - дип ассызыклады ул.
Балык Бистәсе, Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында демографик характердагы җитди проблемалар күзәтелә. Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Ютазы һәм Азнакай районнарында уңай динамика күзәтелә.
Бүгенге татарстанлылар соңрак гаилә коралар (алдагы буыннар белән чагыштырганда), соңрак бала табалар. «Өйләнешүчеләр саны кимү тенденциясе яңадан башланды, - дип ассызыклады Альбина Шәвәлиева. Аеруча кискен кимү 2016 елда теркәлде. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча яңа оешкан гаилә берлекләре саны 8% ка кимегән».
Аерылышулар проблемасы актуаль булып кала, гәрчә агымдагы елның гыйнвар – сентябрь айларында өзелгән никахлар саны 1% ка кимесә дә. 9 ай нәтиҗәләре буенча, республика буенча 1000 кешегә узган елдагы кебек үк, никахны өзү турында 2,6 акт туры килә.
Республикада һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә туа. Узган ел шундый 7891 бала теркәлде, ә агымдагы ел башыннан – 5610. Өстәвенә, Кама Тамагы муниципаль районында мондый балалар өлеше – 32%, Югары Ослан һәм Әлки районнарында 29% тәшкил итә.
“Тулаем алганда, соңгы өч дистә ел эчендә төп гаилә-демографик параметрларның динамикасына анализ күрсәткәнчә, республика буенча никахларны һәм тууларны теркәү 30% ка кимегән, аерылышучылар саны 18% ка арткан, ә ата - ана булуны билгеләү күрсәткече 2 тапкырдан күбрәк арткан”, - дип йомгаклады Альбина Шәвәлиева.
Утырышта шулай ук хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, Татарстан Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйрия эшчәнлеге комиссиясе рәисе Татьяна Леонтьева, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова чыгыш ясады. Барлык тәкъдимнәр дә йомгаклау беркетмәсендә гомумиләштереләчәк һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар эшенә алыначак.
Утырыш ахырында иҗтимагый оешмалар активистларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар төркеменең Рәхмәт хатлары тапшырылды.