2019 елның 11 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.
Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы караш, гаилә кыйммәтләрен дөрес аңлауны формалаштыру, шулай ук яшь буынның гаилә законнары өлкәсендә хокукый белемен күтәрү тора.
2019 елның 9 мартында «Казан» гаилә үзәгендә бәхетле гаилә тормышының 60 еллык юбилеен Игнатьевлар гаиләсе билгеләп үтте.
Юбилярлар-үз һөнәренең чын патриоты.
Николай Васильевич күп еллар дәвамында Татар партия өлкә комитетының политпросвещение йорты консультанты булып эшләде. Зинаида Савельевна 28 ел Казанның «Электроприбор» заводында эшләгән, шуларның 26-ы бер цехта. Игнатьевлар гаиләсе-хезмәт ветераннары, юбилей бүләкләре бар.
2018 елның 9 нчы мартында Балтач районы Ор авылы мәдәният йортында “Пар алмадай парлы булып тигез гомер итәбез” дип исемләнгән 25, 40, 45 һәм 50 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү кичәсе узды. Кичә бик куңелле һәм тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде. Бу матур парлар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар.
Чара авыл үзәгендә узды. Программага халык уеннары, конкурслар, әйлән-бәйлән, коймак белән чәй эчү, шулай ук үзешчән сәнгать коллективы чыгышлары керде.
Әлеге бәйрәмнен матур күренеше булып яшь гаиләләрне, яңа туган сабыйларны, озак еллар бергә яшәүче гаиләләрне котлау булды.
Бәйрәм ахырында традиция буенча «Кыш көне» белән хушлашу һәм «яз килүе» символы булган чучело яндырылды.
Бистәдә яшәүчеләр Олы Нариманов урамында урнашкан балалар мәйданчыгында кыш озату бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә гаиләләр һәм балалар җыелды.
Алып баручы бәйрәмне күңелле шигырьләр белән башлап җибәрде. Җыелганнар кайнар чәй янында бер-берсен бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы һәм гаилә иминлеге теләп калдылар. Бистәдә яшәүчеләр әйлән-бәйлән уйнады, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар. Шунда ук коймак пешерелде һәм традиция буенча барлык кеше сыйланды. Май чабу салам карачкы яндыру белән тәмамланды.
2019 елның 9 март көнне Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Фархутдиновлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Илфат һәм Зилә Фархутдиновларның икенче балалары – Ризалина туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.
Масленица бәйрәме - кышны озатып язны каршы алу. Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.
2019 елның 7 нче март көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
2019 нче елның 9 март көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Терентьевлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Ә Тәтеш районында яшәүче ике гаилә өчен бу икеләтә бәйрәм. Чөнки, бу көнне Кудашовлар гаиләсендә нәни кызлары Ксюша һәм Гудковлар гаиләсендә уллары Владимир дөньяга аваз салалар.