Мендельсон маршы астында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән юбилярлар үзләренең союзларын ныгыттылар, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына имзаларын куйдылар. Тантанага чакырылган барлык гаилә парлары – хезмәт ветераннары, күпсанлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Һәр пар үзләренең гаилә союзын саклап кала һәм туган шәһәребезне үстерүгә зур өлеш кертә алды. Һәр гаилә пары адресына җылы теләкләр яңгырады, Казан шәһәре мэры исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды. Юбилярлар фикеренчә, бәхетле гаилә тормышының сере-үзара хөрмәт, бер-берсенә юл куя белү, уртак мәнфәгатьләр булу, җылылык һәм йортта уңайлылык. Юбилярларның туганнары һәм якыннары ГХАТ белгечләре котлауларына кушылды.
2019 елның 13 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 54 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләү Азнакай җирендә матур традициягә әверелде. Менә бу язгы, кояшлы чорда да Ганиевлар Илмир Кәшиф улы һәм Земфира Мохтар кызының «алтын» гаилә бәйрәменә балалары, туганнары һәм якын дуслары җыелды. Бүгенге көнгә кадәр мәхәббәтне иң кыйммәтле хәзинәсе буларак саклый алган әлеге гаилә өч бала тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта 9 онык һәм бәхетле дәү әни булып тора.
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева район башлыгы үткәргән киңәшмәдә ГХАТ бүлегенең 2018 ел нәтиҗәләренә йомгак ясады һәм киләчәккә билгеләнгән планнар турында сөйләде.
2019 елның 12 мартында Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 55 ел тату гомер кичергән Бакановлар гаиләсе Сергей улы Василий һәм Михаил кызы Галина зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Зөбәрҗәт туй-55 ел гомерен гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча ир белән хатынның җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе дә! Бакановлар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын узган. Алар үз балаларына белем биреп,хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатка ирешүдә максатка омтылучанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алган ата-аналар.
Күптән түгел Биектау районының Зур Рәс авылында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бәхетле гаиләне котларга Суыксу авыл җирлеге башлыгы килде, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Н.Н..Җиһаншина рәхмәт хаты тапшырды.
2019 елның 12 мартында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан туу турында 10 акт язуы төзелде. Бүген 10 гаилә сабыйларының беренче документын – туу турында таныклык алды. Алар арасында өченче балалары туган дүрт бәхетле гаилә дә бар.
12 март көнне Апас аграр көллиятендә студентлар белән очрашу чарасы оештырылды. Биредә үзәк хастаханә табиблары, Апас районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе, хокук саклау вәкилләре чыгыш ясадылар. Студентлар игътибар белән файдалы киңәшләрне тыңладылар, видеофильм карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Соңыннан барысы бергә җыелып истәлекле фотога төштеләр.
2019 елның 11 мартында бик күркәм пар - Мария Дмитриевна һәм Юрий Михайлович Зитоновларны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып, бер - берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!
Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга якыннары һәм туганнары килде. Шулай ук әлеге күркәм бәйрәмнәре белән ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова һәм Кристина Шумкова тәбрик итте.
Мария һәм Юрий Зитоновлар мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар. Аларга Рэхмэт хаты һәм истэлекле бүләкләр тапшырылды.
9 март – Май чабу атнасының соңгы көнендә Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны гадәти булмаган рәвештә каршы алды. "Сокольская курчаночка" халык ансамбле белән бергә, яшьләрне яңа гаилә туган көн белән котладылар, яшьләргә бәхет теләделәр һәм табынга – коймак авыз итәргә чакырдылар.