9 март – Май чабу атнасының соңгы көнендә Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны гадәти булмаган рәвештә каршы алды. "Сокольская курчаночка" халык ансамбле белән бергә, яшьләрне яңа гаилә туган көн белән котладылар, яшьләргә бәхет теләделәр һәм табынга – коймак авыз итәргә чакырдылар.
Чөнки халык йоласы буенча, Май чабу атнасында яшь парларны коймак белән сыйлаулар яхшы билге саналган. Бүген безнең шәһәрдә гаиләләр саны 6 артты. Аларга ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез. Бер-берегезне саклагыз, мәхәббәттә яшәгез!