Күптән түгел Биектау районының Зур Рәс авылында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсе 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бәхетле гаиләне котларга Суыксу авыл җирлеге башлыгы килде, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Н.Н..Җиһаншина рәхмәт хаты тапшырды.
Зөфәр Шәрәф улы 1952 елда армиягә алалар. Өч еллык хезмәттән соң туган якларына әйләнеп кайта, балта остасы булып урнаша. Тиздән Хәмдия исемле кыз белән очраша башлый һәм 1959 елда яшь парлар туй уткәрәләр. Шулай итеп, алар бергә тормыш корып җибәрәләр.
1959 елда Зөфәр һәм Хәмдия Хөснетдиновларның беренче улы, аннары икенче улы, ниһаять, озак көтелгән кызлары туа.
Аларның бүгенге көндә 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Зөфәр Шәрәф улы һәм Хәмдия Һидият кызы нәтиҗәле һәм лаеклы гомер кичерделәр, балаларга, оныкларына кадер-хөрмәт күрсәттеләр.