ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге «Тормыш китабы» дип аталган юбилярлар парады уздырды. Тантаналы бәйрәм парларны лимузинда истәлекле урыннарга алып бару белән башланды. Дүрт юбиляр парны Түбән Суыксу авылы җирлегендә урнашкан мадәният йортында татар халык биюләре, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Сәхнәдән һәр гаиләнең мәхәббәт тарихы сөйләнде, Тукай районы ГХАТ бүлегенең актлар китабында кул куйдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр  көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен информатив дəрес  үткәрделәр.

2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр  көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге китапханәгә китаплар тапшырдылар.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буген Әгерҗе муниципаль районының ЗАГС бүлегендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды.

ЗАГС бүлегенә күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче Бакасова Зульфия Шамил кызы яшь әти-әниләргә 2018 елдан башлап, сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.

  “Нык семья” федераль проект кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена Тудимир кызы яшь әнине кызы туу белән котлады. Әдилә- Ильдар һәм Альмира Сафаровлар гаиләсендә өченче бала. Бала тууны тантаналы теркәү-Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә күптәнге матур традиция.“Бала туу-иң шатлыклы вакыйга. Сезгә сабырлык, сәламәтлек телим”,- дип яшьләрнең шатлыгын уртаклашты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.

 Минзәлә районында тантаналы рәвештә икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу көнне балалар иҗат мәктәбенең тантана залында гаиләләр генә түгел, аларның өлкән балалары, әби-бабайлар һәм башка кунаклар да бар иде. Ана капиталын бу юлы Ксения Мадишина, Фирүзә Сираева, Ксения Астафьева, Диана Латыйпова һәм Алия Усманова алды. Бу капитал буенча бирелгән акчаны алар фатирларын зурайтыр өчен кулланачаклар. Тантанада районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова катнашты.

Бүген, 2019 елның 14 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Колумбия гражданины Кастро Веласко Камило Андрес һәм Россия Федерациясе гражданка Хәкимова Ләйсән Азат кызы Халыкара берлеге теркәлде.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

 Ана булу- һәр хатын-кыз тормышында иң матур вакыйга. Әни булгач, аның тормышында бар нәрсә дә үзгәрә. Шәһәр урамнары буйлап коляска этеп йөрүче әниләргә карап торуы зур куаныч. Менделеевскның күпчелек әниләре балалар үстерергә дә, иҗтимагый-файдалы эшләр белән шөгыльләнергә дә, уздырыла торган чараларда катнашырга да өлгерәләр. “КиберӘниләр" махсус проекты районның менә шундый хатын-кызларына багышланган.

2019 елның 13 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  Насибулиннар гаиләсендә берюлы малай һәм кыз туу теркәлде.

2019 елның 11 мартында матур балалар дөньяга килде.

Бәхетле әти-әни малай һәм кыз туу шатлыгы белән уртаклаштылар, аларга Самир һәм Сафина исемнәре куштылар.

ЗАГС бүлеге мөдире Залялова Динара Наилевна туу турында таныклык белән бергә Насыбуллиннар гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.

 Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә укучылар килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле, ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр. Дәрес азагында ГХАТ бүлеге җитәкчесе электрон хезмәт күрсәтү турында җентекләп сөйләде. Очрашу ГХАТ бүлеге, архив белән танышу белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International