Хәзерге вакытта озын гомерле кешеләрнең булуы сирәк күренеш, ә 70 елга якын бергә гомер итүче парларның булуы икеләтә сирәк күренеш. Антонина Васильевна һәм Алексей Николаевич Романовлар гаиләсе шундыйлардан һәм алар Ходайга шундый бүләк өчен бик рәхмәтле.
Аларның озын гомерле мәхәббәтләре һәм гаҗәеп язмышлары күптән гаилә легендасына әйләнгән, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 онык һәм 10 оныкчыклары бар. Аларның тормыш юллары турындагы гаҗәеп кызыклы хикәяләре барлык гаилә әгъзаларын да тирәнтен дулкынландыра.
Минзәлә районы ветераннар Советында очрашу атна саен үткәрелеп тора. Бу очрашуларны районның пенсионерлар Союзы бүлеге оештыра, хәм бу очрашуларга районның оешма җитәкчеләре чакырыла. Безнең тормышта көтмәгән, уйламаган да җирдән төрле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, ә менә өлкән яшьтәге кешеләргә бу сорауларга уз көчләре белән жавап табырга бик кыен булган очраклар күп. ГХАТ булеге мөдире Анна Куприянова таныклыкларда ялгышлар булган очракта ни эшләргә, нинди документлар белән морәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.
2019 елның 16 мартында, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Билгеле булганча, игезәкләр-бер үк вакытта бер анадан туган балалар. Әмма бу еш була алмый. Бу табигать бүләге.
16 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Тантаналы чара башланыр алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Манасыйпова катнашучыларны паспортның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары, ГХАТ бүлеге белгечләре кызыклы уен формасында, Россия Федерациясе Конституциясен, Россия Федерациясе гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын белүгә кагылышлы викторина үткәрделәр.
2019 елның 16 нчы март көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне балаларга һəм яшьлəргə директоры Екатерина Юртаева үткəрде.
2019 елның 16 нчы март көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр.
Питрәч районнында гөмер буе бер урында әшләп, лаеклы ялга чыккан гаиләләлер бик күп. Алар арасында Минҗановлар гаиләсе дә бар.
Дания Габит кызы һәм Илдар Равил улы үзләреннен тормышларын Питрәч кошчылык фабрикасына багышладылар. Чыгышлары белән алар Арча районыннан.
Март ае элек-электән гаилә төзү өчен уңайлы ай булып саналган, ул нык мәхәббәт, муллык һәм үзара аңлашуны алдан хәбәр иткән. Кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуы бездә финанс иминлегенә һәм нәсел барлыкка килүгә бәйле. Бу чорда төзелгән никахлар нык, озын, бәхетле һәм ихлас хисләргә бай булачак. Яшь парлар Мостафиннар, Дмитриенко һәм Гильмановлар Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм күп санлы туганнары исеменнән котлаулар кабул иттеләр.
14 мартта Сарман авылында яшәүче Нуриәхмәтов Риф Нурмөхәммәт улы һәм Гүзәл Салих кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар- гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр. Риф абый белән Гүзәл апа кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныкларының шатлыклары белән яшиләр.
2019 елның 14 мартында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Идарәсенә «Гаилә» курсы кысаларында 23 нче урта мәктәп укучылары килделәр.