14 мартта Сарман авылында яшәүче Нуриәхмәтов Риф Нурмөхәммәт улы һәм Гүзәл Салих кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар- гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр. Риф абый белән Гүзәл апа кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныкларының шатлыклары белән яшиләр.
“Ныклы гаилә” – федераль һәм “Мәхәббәт юлыннан” республика проектлары кысаларында, аларны истәлекле көннәре уңаеннан котлап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алфис Мөхәммәтгәрәев муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. Юбилярларны шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.