Минзәлә районы ветераннар Советында очрашу атна саен үткәрелеп тора. Бу очрашуларны районның пенсионерлар Союзы бүлеге оештыра, хәм бу очрашуларга районның оешма җитәкчеләре чакырыла. Безнең тормышта көтмәгән, уйламаган да җирдән төрле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, ә менә өлкән яшьтәге кешеләргә бу сорауларга уз көчләре белән жавап табырга бик кыен булган очраклар күп. ГХАТ булеге мөдире Анна Куприянова таныклыкларда ялгышлар булган очракта ни эшләргә, нинди документлар белән морәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.