16 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Тантаналы чара башланыр алдыннан ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Манасыйпова катнашучыларны паспортның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары, ГХАТ бүлеге белгечләре кызыклы уен формасында, Россия Федерациясе Конституциясен, Россия Федерациясе гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын белүгә кагылышлы викторина үткәрделәр.
ГХАТ белгечләре әзерләгән викторина сорауларына укучылар да, ата-аналар да зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Викторина нәтиҗәләре буенча, Конституцияне иң яхшы белгәне өчен Диләрә Кашаповага кызыксындыру бүләге тапшырылды. Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Александровна Подгорнова, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе иҗтимагый оешмасы лидеры Ринат Дусаев катнашты.
Килгән кунаклар яшь бөгелмәлеләрне һәр граждан тормышында мөһим вакыйга – Россия Федерациясе паспортын алу белән котладылар, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр. Бүләк сыйфатында музыка мәктәбе солистлары Ватан турында җыр башкардылар.