2019 елның 14 мартында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Идарәсенә «Гаилә» курсы кысаларында 23 нче урта мәктәп укучылары килделәр.
Район ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова кунакларны гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тәртибе; гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу китапларын формалаштыру тәртибе һәм аларны саклау сроклары; гражданлык хәле актлары язмаларын төзәтү, үзгәртү, һәм юкка чыгару тәртибе белә таныштырды.
Шулай ук мәктәп укучылары өчен психолог Миләүшә Хөснетдинова белән "Ир-ат һәм хатын-кыз, шундый төрле мизгелләр без..." дип исемләнгән темага очрашу уздырылды. Дәрес барышында егетләр һәм кызлар мәхәббәт һәм үзара мөнәсәбәтләр турында фрагментлардан мәкальләр һәм әйтемнәр җыйдылар, аларның мәгънәсен аңлаттылар; киләчәк партнерларының идеаль образларын булдырдылар.
ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре әлеге очрашу укучыларга киләчәктә искиткеч ир, хатын, әти-әни булырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.