Лениногорск муниципаль районында 2019 елда беренче игезәкләр

2019 елның 16 марты, шимбә

 2019 елның 16 мартында, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  беренче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Билгеле булганча, игезәкләр-бер үк вакытта бер анадан туган балалар. Әмма бу еш була алмый. Бу табигать бүләге. Бала туар алдыннан, ата-ана бик күп исемнәр сайлый һәм балага исеме белән беррәттән уңышлар һәм бәхетле тормыш бүләк итәргә телиләр. Ата-аналар сабыйларына матур исемнәр бирделәр: Матвей һәм Егор. Без язмышның бу горур һәм мактаулы исеме - "игезәк балаларның ата-аналары" бүләк итүенә бик шат һәм озак көтелгән сабыйларга ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International