«Яшь гаилә мәктәбе» бүген үзе яратып өлгергән психолог Гүзәл Закированы туган көнендә котлады. Лекциядә бик җанлы булды, чөнки психологик бурычлар һәм тәкъдим ителгән темага төрле тестлар хәл ителде: «Ә сез бер-берегезне яратасызмы?». Яңа өйләнешүчеләр алдында гадәттәгечә баш белгеч Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады. Ул «Казан " Гаилә үзәгендә никахлашу тантанасын үткәрү тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде һәм яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
2019 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 һәм 46 нчы урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен "ГХАТ органнары эшчәнлеге", «гаилә статусын торгызу»темаларына Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әйдәп баручы белгеч Анастасия Хаметшина уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына бай булган формада экскурсия үткәрде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архив ничек формалашуын белделәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Чистай Выселкасы авылы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Залялова укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.
Аксубай районында беренче «изге теләкләр хаты» үзенең адресатын тапты. Владимир һәм Марина Дмитриенко гаиләсе никахлары көнендә, беренче булып Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге теркәгән балага кечкенә генә сюрприз бирергә карар кылдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Нәни Әмиргә изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар. Яшь әти үз чиратында яшь парларга бәхетле гаилә тормышы теләде.
2019 елның 18 мартында Байлар Сабасы җәмигъ мәчетендэ Саба мөхтәсибәте, район хатын-кызлар Советы һәм мөслимәләр берлеге тарафыннан “Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз” дигән исемдәге конференция булып үтте.
Традиция буенча Татарстан Республикасы Ютазы районы ГХАТ бүлеге мөдире Фаррахова З.М. һәр ел саен үзенең эшләгән эшләре һәм үткәргән чаралары турында район җитәкчеләренә мәгълүмат бирә. Быел да 18 март көнне район бшлыгы уздырган җыелышта ул демографик статистика белән таныштырды.
2019 елның 18 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында "Гаилә" электив курсы узды.
2019 елның 17 мартында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел саен уздырыла торган «Минем хыялым туе» исемле IV фестиваль узды.