2019 елның 18 мартында Байлар Сабасы җәмигъ мәчетендэ Саба мөхтәсибәте, район хатын-кызлар Советы һәм мөслимәләр берлеге тарафыннан “Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз” дигән исемдәге конференция булып үтте.
Аның эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашты.
Конференция барышында, гаилә хәлләре актлары теркәү булеге җитәкчесе А.И.Шәйхетдинова “Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм үстерү, өйлнәнешү һәм гаилә турындагы законны пропагандалау” темасына доклад белән чыгыш ясады.