2019 елның 18 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында "Гаилә" электив курсы узды.
Педагог-семьевед Татьяна Ковшова 14 нче һәм 21 нче лицей өлкән сыйныф укучыларына мәхәббәт һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Укучылар актив әңгәмәдә катнаштылар. Очрашу ахырында педагог "Минем гаиләм" исемендәге эшлекле уен үткәрде.