Аксубай районында изге теләкләр хатлары

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Аксубай районында беренче «изге теләкләр хаты» үзенең адресатын тапты. Владимир һәм Марина Дмитриенко гаиләсе никахлары көнендә, беренче булып Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге теркәгән балага кечкенә генә сюрприз бирергә карар кылдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Нәни Әмиргә изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар. Яшь әти үз чиратында яшь парларга бәхетле гаилә тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International