2019 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 32 һәм 46 нчы урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен "ГХАТ органнары эшчәнлеге", «гаилә статусын торгызу»темаларына Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әйдәп баручы белгеч Анастасия Хаметшина уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына бай булган формада экскурсия үткәрде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архив ничек формалашуын белделәр. Балалар техник чаралар ярдәмендә басылган заманча рәвештә туу турында актның язмасын күрделәр һәм аны архив документлары белән чагыштырдылар. Яшьләр хәтта үзләрен регистратор ролендә сынап карадылар!
Тантаналар сараенда экскурсия истәлеге итеп файдалы мәгълүмат кына түгел, истәлекле фоторәсемнәр дә калды.