ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2019 елның 21 мартында Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хаметшина "Яр Чаллы шәһәренең 87 нче мәктәбе" ДББОның 4 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.

Бу елның 21 март көнендә Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 50 бала тууы теркәлде. Әти кешегә тантаналы төстә Маркину Майю Сергей кызы исеменә яшь язуы hәм йомшак уенчык бүләк ителде.

2019 елның 21 нче март, яз бәйрәме Нәүрүз көнендə, Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендә 7 язылышу турында акт теркәлде.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бәйрәмдә 5 гаиләгә Лаеш муниципаль районы пенсия фонды җитәкчесе Ирина Алешина тарафыннан җылы сүзләр белән тәбрикләнделәр. Аларга ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк ителде.

Яз – яңа уй-фикерләр, ачышлар һәм яңа үрләр яулау вакыты! Яз – яңа хисләр һәм кайнар мәхәббәт чоры! Көтеп алынган яз Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләрен “Укучы Татарстан” акциясендә катнашырга этәрде.

Бүлекнең һәр хезмәткәре зур кызыксыну белән үзенә шигырь сайлады  һәм зур теләк белән укыды. ЗАГС бүлеге коллективы өчен шигърият темасы әлбәттә гаилә һәм мәхәббәт темасы булды.

          Ана (гаилә) капиталына сертификат алу — Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме формасы.

          2019 елның 20 мартында, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» Мәдәният сараенда 46 гаилә ана (гаилә) капиталына сертификатлар алды. Сертификатларны тантаналы рәвештә Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Ивановна Мулькаманова һәм ГХАТ Идарәсе башлыгы Равил Гыйльметдин кызы Зарипова тапшырдылар.

Чистай муниципаль районында “Бердәм Россия” көне үткәрү һәм “Ныклы гаилә” партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сараенда Яруллиннар гаиләсен бриллиант, Салаховлар гаиләсен  алтын туйлары белән котладылар. Ахтям Вәгыйз улы һәм Тәскирә Хуҗиәхмәт кызы бергә яшәүләренең 60 еллыгын, ә Ринат Гыйльметдин улы һәм Әминә Вәгыйз кызы 50 еллыгын  билгеләп үттеләр. Бу искиткеч, күркәм һәм сирәк очрый торган бәйрәмнәрнең берсе.

2019 елның 20 мартында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Алабуга үзәк район хастаханәсенең гаиләне планлаштыру кабинеты белгече Шәрифуллина Елена Анатольевна мәктәпнең төп «укытучыларының» берсе булып тора. 10 елдан артык бу искиткеч, сөйкемле хатын-кыз, компетентлы белгеч булачак яшь парлар белән эшли, аларның гаилә сәламәтлеге серләренә өйрәтә. Дәресләр ешрак шәхси тәртиптә уза, бу яшьләргә үзләрен кызыксындырган теләсә кайсы сорауны бирергә мөмкинлек бирә.

2019 елның 20 нче март көнендə Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə Хазимуратовлар гаилəсе 50 ел бергə тормыш итүлəрен билгелəп үттелəр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International