2019 елның 21 нче март, яз бәйрәме Нәүрүз көнендə, Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендә 7 язылышу турында акт теркәлде.
Яшь парларныӊ әлеге көнне сайлаулары юкка гына түгел. Фарсы теленнән «Нәүрүз» «яӊа көн» дип тәрҗемә ителә һәм көтеп алынган язныӊ якынлашуын хәбәр итә. Урта Азия халыкларында 21 нче март үзгәрешләр һәм яӊа өметләр белән тиӊләштерелә.