Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яшь гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 20 мартында Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Алабуга үзәк район хастаханәсенең гаиләне планлаштыру кабинеты белгече Шәрифуллина Елена Анатольевна мәктәпнең төп «укытучыларының» берсе булып тора. 10 елдан артык бу искиткеч, сөйкемле хатын-кыз, компетентлы белгеч булачак яшь парлар белән эшли, аларның гаилә сәламәтлеге серләренә өйрәтә. Дәресләр ешрак шәхси тәртиптә уза, бу яшьләргә үзләрен кызыксындырган теләсә кайсы сорауны бирергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International