Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2019 елның 21 мартында Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хаметшина "Яр Чаллы шәһәренең 87 нче мәктәбе" ДББОның 4 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. Очрашу ахырында укучыларның һәрберсенә исемнәренең мәгънәсен аңлаткан диплом тапшырылды.