Бәйрәмдә 5 гаиләгә Лаеш муниципаль районы пенсия фонды җитәкчесе Ирина Алешина тарафыннан җылы сүзләр белән тәбрикләнделәр. Аларга ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк ителде.
Бәйрәмдә шулай ук 60 ел бергә торган Арсютовлар, Николай Григорьевич hәм Мария Степановналар гаиләсе катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мария Бурцева, «Бердәм Россия” партиясене вәкиле Наталья Лицова юбилярларга район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.