Чистай Никахлашу сараенда бриллиант һәм алтын туйлар билгеләп үтелде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Чистай муниципаль районында “Бердәм Россия” көне үткәрү һәм “Ныклы гаилә” партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сараенда Яруллиннар гаиләсен бриллиант, Салаховлар гаиләсен  алтын туйлары белән котладылар. Ахтям Вәгыйз улы һәм Тәскирә Хуҗиәхмәт кызы бергә яшәүләренең 60 еллыгын, ә Ринат Гыйльметдин улы һәм Әминә Вәгыйз кызы 50 еллыгын  билгеләп үттеләр. Бу искиткеч, күркәм һәм сирәк очрый торган бәйрәмнәрнең берсе.

Кадерле юбилярларны котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов килде. Күп буыннарга үрнәк булырлык һәм Чистай муниципаль районының мактаулы гаиләләренең «алтын фонды» н тәшкил иткән юбилярларга - бөек авыл хезмәтчәннәренә иминлек һәм озын гомер теләделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова юбилярларның тормышы һәм танышу тарихы турында сөйләде. Тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар гомер буе Ватан, туган шәһәр һәм авыл иминлеге өчен  иң катлаулы һәм җаваплы эшләрдән дә курыкмыйча хезмәт куйганнар.  Шулай ук гаилә парларын балалары, оныклары һәм оныкчыклары котлады. Мондый зур һәм тату гаиләләр булу нинди бәхет!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International