Фидаис Тимербаевич һәм Сәвия Зайнулловна – «Түбәнкаманефтехим» җәмгыятенең хезмәт ветераннары. Химия өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен күп сандагы медалләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия. Хазимуратовлар гаиләсенең хезмәт стажы 559 ел тәшкил итә.
Шуңа да карамастан Фидаис Тимербаевич һәм Сәвия Зайнулловна иң зур казанышлары дип 2 баласын һәм 4 оныгын сныйлар. Алар «Мәхәббәт юлы буенча» дип исемләнгән гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне данлау республикакүләм проекты катнашучылары.
Әлеге көнне Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе хезмəткəрлəре юбилярлар һәм бəйрəм кунаклары өчен кызыклы концерт программасы, музыкаль котлаулар һәм тантана сəбəпчелəре катнашындагы видео язма əзерлəделəр.
Кунаклар рəтендə «Түбәнкаманефтехим» профсоюз берлəшмəсе председателе урынбасары Велик Елена Адам кызы, «Түбәнкаманефтехим» ветераннар киӊəшмəсе председателе Валиуллин Рашид Рафик улы, СПС заводы профком председателе Сафин Айнур Ринат улы, НТЦ профком председателе Киселева Наталья Евгений кызы да бар иделəр.
Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе башлыгы Махотина Бэлла Иван кызы иӊ изге телəклəр белəн гаилəгə медаль тапшырды. Хазимуратовлар исеме ГХАТ идəрəсенеӊ Мактау китабына кертелде.