Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə ана капиталлары тапшырылды

2019 елның 19 марты, сишәмбе
2019 елның 19 нчы март көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə «Мин дөньяга килдем» дип исемлəнгəн ана капиталы тапшыру тантанасы үтте.

Бəйрəмдə гаилəлəрендə икенче сабыйлар дөньяга килгəн 10 яшь пар катнашты. Ә бер гаилə гомумəн өченче бала туу шатлыгына ия булды.

Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе башлыгы  Бэлла Махотина сəламəтлек, гаилə бəхете телəклəрен яшь əти-əнилəргə җиткерде. Әнилəрне чəчəк бəйлəме һəм җырлар белəн бүлəклəделəр.

Россия Пенсия фондының Түбән Кама районындагы идарә башлыгы  Семенова Лариса Леонид кызы көчле алкышлар астында əнилəргə ана капиталларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International