Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге «Тормыш китабы» дип аталган юбилярлар парады уздырды. Тантаналы бәйрәм парларны лимузинда истәлекле урыннарга алып бару белән башланды. Дүрт юбиляр парны Түбән Суыксу авылы җирлегендә урнашкан мадәният йортында татар халык биюләре, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Сәхнәдән һәр гаиләнең мәхәббәт тарихы сөйләнде, Тукай районы ГХАТ бүлегенең актлар китабында кул куйдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Парлар арасында иң хөрмәткә лаек булган алтын юбилярларыбыз- Наврозовлар, Валишиннар, Хаматовлар, Садыковлар гаиләләре катнашты. Районыбыз озын гомерле, бәхетле парлары белән горурлана ала.