Халыкара игелекле эшлəр көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе хезмəткəрлəре китапханәне бүләкләделәр

2019 елның 15 марты, җомга

2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр  көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге китапханәгә китаплар тапшырдылар.

«Игелекле эшләр китабы» чарасы кысасында Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән  60 тан артык китап җыелып, китапханәгә тапшырылды. Китапханә балалар әдәбияте, «Великие мыслители»  һәм «Записки о Шерлоке Холмсе» җыентыклары белән тулыланды.

Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге китаплар бик күп еллар дәверендә укучыларга яхшы хезмәт күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International