2019 елның 13 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Насибулиннар гаиләсендә берюлы малай һәм кыз туу теркәлде.
2019 елның 11 мартында матур балалар дөньяга килде.
Бәхетле әти-әни малай һәм кыз туу шатлыгы белән уртаклаштылар, аларга Самир һәм Сафина исемнәре куштылар.
ЗАГС бүлеге мөдире Залялова Динара Наилевна туу турында таныклык белән бергә Насыбуллиннар гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды.