2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен информатив дəрес үткәрделәр.
Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсе башлыгы урынбасары Гөлназ Закирова дəрес аша булачак яшь əнилəрне туу турында акт теркəү тəртибе, никах теркəү һәм аталыкны билгелəү белəн таныштырып үтте. Кулланышта еш һәм сирəк йөри торган исемнəр турында мəгълүмəт тыңлаучылар арасында аеруча кызыксыну уятты. Сирəк дип Асель, Луна, Лирия, Севара, Маруф, Доминик, Леван, Дамиан исемнəре табылды. Алисə, София, Аделина, Артём, Егор һәм Әмир, киресенчə, еш кулланышта.
Дəрес ахырында һәр хатын-кыз булган сорауларына җавап тапты нинди документларны белдерү мəҗбүри.
Аеруча игътибарны хезмәткәр ГХАТ идәрәсендә һәм якын тирәдә тәртип кагыйдәләренә юнәлттеләр.