Балалар күп – бәхет күп

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социология тикшеренүләре үзәге үткәргән сораштыру мәгълүматларына караганда, гаилә бәхете турыдан-туры балалар санына бәйле: алар күбрәк булган саен, гаилә бәхетлерәк, өстәвенә, һәр бала туу гаилә бәхете дәрәҗәсен тагын да арттыра.

2019 елның 12 мартында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан туу турында 10 акт язуы төзелде. Бүген 10 гаилә сабыйларының беренче документын – туу турында таныклык алды. Алар арасында өченче балалары туган дүрт бәхетле гаилә дә бар.

Александра һәм Евгений Бессараб гаиләсендә өлкән балалар – Дарья һәм Софья үсеп килә һәм Степан туган.

Елена һәм Евгений Хреновлар гаиләсендә Кира дигән кыз туган. Кираның ике апасы – Дарья һәм Ксения бар.

Нина һәм Владислав Корбановлар гаиләсендә өлкән балалары – Татьяна һәм Антон үсеп килә, аларның сеңелләре Злата туган.

Шириевлар гаиләсендә күптән көтелгән кыз – Милана туган, аның ике өлкән абыйсы Тимур һәм Әмир бар.

Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм махсус бүләкләр тапшырдылар, бәхетле гаиләләргә һәм сабыйларга ныклы сәламәтлек һәм матур киләчәк теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International