Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 12 марты, сишәмбе

 2019 елның 12 мартында Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә 55 ел тату гомер кичергән Бакановлар гаиләсе Сергей улы Василий һәм Михаил кызы Галина зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Зөбәрҗәт туй-55 ел гомерен гаилә мөнәсәбәтләре төзү буенча ир белән хатынның җиңел булмаган хезмәте нәтиҗәсе дә! Бакановлар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын узган. Алар үз балаларына белем биреп,хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатка ирешүдә максатка омтылучанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алган ата-аналар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Бакановлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек, һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.

 Бергә яшәүнең 55 еллыгы уңаеннан Бакановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлегенең баш белгече Эльвира Ярулина юбилярларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Алар адресына Макыл авыл җирлеге башлыгы Алина Матвеевадан, туганнарыннан һәм якыннарыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International