10 март көнне Теләче районы Әбде авыл җирлегендә "Широкая масленица" бәйрәме узды

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Чара авыл үзәгендә узды. Программага халык уеннары,  конкурслар, әйлән-бәйлән, коймак белән чәй эчү, шулай ук үзешчән сәнгать коллективы чыгышлары керде.

Әлеге бәйрәмнен матур күренеше булып яшь гаиләләрне, яңа  туган сабыйларны, озак еллар бергә яшәүче гаиләләрне котлау булды.

Бәйрәм ахырында традиция буенча «Кыш көне» белән хушлашу һәм «яз килүе» символы булган чучело яндырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International