Менделеевск районында "Поселок» территориаль иҗтимагый үзидарәсе Масленицаны бәйрәм итте

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Бистәдә яшәүчеләр Олы Нариманов урамында урнашкан балалар мәйданчыгында кыш озату бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә гаиләләр һәм балалар җыелды.

Алып баручы бәйрәмне күңелле шигырьләр белән башлап җибәрде. Җыелганнар кайнар чәй янында бер-берсен бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы һәм гаилә иминлеге теләп калдылар. Бистәдә яшәүчеләр әйлән-бәйлән уйнады, уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар. Шунда ук коймак пешерелде һәм традиция буенча барлык кеше сыйланды. Май чабу салам карачкы яндыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International