60 ел бергә гомер иткән кешеләрнең хисләре нинди булырга тиеш соң? Һичшиксез, бриллиант кебек үк ныклы!

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 9 мартында «Казан» гаилә үзәгендә бәхетле гаилә тормышының 60 еллык юбилеен Игнатьевлар гаиләсе билгеләп үтте.

Юбилярлар-үз һөнәренең чын патриоты. 

Николай Васильевич күп еллар дәвамында Татар партия өлкә комитетының политпросвещение йорты консультанты булып эшләде. Зинаида Савельевна 28 ел Казанның «Электроприбор» заводында эшләгән, шуларның 26-ы бер цехта. Игнатьевлар гаиләсе-хезмәт ветераннары, юбилей бүләкләре бар. 

Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары һәм 3 оныкчыклары аларны куандыралар. 

Алда әлеге искиткеч гаиләне 70 еллык юбилей көтә! Аларга бу юбилейларны да матур исән-сау, яраткан кешеләр даирәсендә каршылауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International