Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә масленица бәйрәме

2019 елның 10 марты, якшәмбе

Масленица бәйрәме - кышны озатып язны каршы алу. Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде. Ә инде бүлек белгечләре язылышу тантанасын үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыштылар: әлбәттә, беренче эш итеп, бу -яшьләрне коймак белән сыйлап аларга бәхетле озын тормыш теләү булды. Бәйрәм атнасында язылышкан барлык парларга да исәнлек-саулык, тыныч һәм тигез тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International