ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылындагы мәдәният йортында 2 май көнне “Парлы типсен бергә йөрәкләр” дип исемләнгән чара узды. Бу чарада юбиляр гаиләләр катнашты. Чара күңелле конкурслар һәм концерт номерлары белән оештырылды. Юбиляр гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Куркыныч һәлакәт нәтиҗәләрен бетергән якташлар истәлегенә.

Менделеевск районы ГХАТ бүлеге коллективы шәһәр үзәгендә 28 зәңгәр чыршы утыртуда катнашты. Бу чыршылар күп миллионлы ил белән бергә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 28 менделеевлы саны кадәр. Бүгенге көндә 14 чернобыльче исән.

2 май Югары Осланлылар өчен истәлекле көн. Бу көнне, Бөек Җиңү алдыннан, традиция буенча, Геройлар паркында Советлар Союзы Геройлары – якташларыбызның батырлыкларын искә алдылар.

2019 елның апрель аенда Бөгелмә районында 68 бала туды. Аларның 34е -  малайлар,  шул кадәр үк кыз бала, шул исәптән, бер пар игезәкләр.
Апрель аенда туган баланың минималь гәүдә авырлыгы 1222гр, максималь гәүдә авырлыгы 4590гр тәшкил итте. Минималь гәүдә озынлыгы 38см, максималь гәүдә озынлыгы 59 см булды.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

 1 нче май көнне Югары Осланда "Тынычлык! Хезмәт! Май!" район җитәкчелеге һәм профсоюз оешмаларының хезмәт коллективлары бәйрәм открыткалары белән бизәлгән мәйданда барлык Ослан халкы һәм кунаклары Беренче Май бәйрәменә җыелды. 
 «ТАССР ның 100 еллыгы» дигән чара хореография куелышы белән башланып китте.

Апрельдә район ЗАГС бүлегендә 9 бәби теркәлгән, алар барысы да – малайлар. Ел башыннан бирле биредә яңа туган 28 баланы исәпкә алганнар. Апрельдә районда 4 пар законлы никахлашкан.  Ә дүрт айда 26 яңа гаилә төзелгән. Тик менә узган айда 6 гаилә таркалган, ә ел башыннан 12 пар аерылышкан.

 Яр Чаллыда яз һәм хезмәт бәйрәме бик күңелле һәм оешкан төстә үтте. Бәйрәм тантанасында 25 меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында ГХАТ идарәсе МКУ белгечеләре, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләре: камаз эшчеләре, төзүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре, мәдәният, белем бирү, физкультура һәм спорт идарәсе белгечләре, милли җәмгыятләр вәкилләре, студентлар, яшьләр оешмалары һәм ветераннар катнашты. ГХАТ идарәсе йөреше ныклы гаиләне популярлаштыру һәм туучылар санын арттыру йөзеннән коляска белән бергә барды!

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде: 12-малай һәм 9 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 7 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган. Бәхетле әти-әниләр балаларына Әмир, Данияр, Игнатий, Иван, Илсур, Кәмил, Кәрим, Кирилл, Раян, Хәсән, Шамиль, Анна, Василиса, Виктория, Дарья, Диана, Дарина, Карина, Нәргизә, Юлия дигән матур исемләр бирделәр.

2019 елның апрель аенда Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 241 туу турында акт теркəлде, алар арасында 115 – малай, ə 126 кыз бала.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

 Нәкъ 50 ел элек 1969 елның 26 апрелендә бу җылы кояшлы көндә Наемых гаиләсе туа!

Яр Чаллыга башка күп кенә гаилә парлары кебек үк, «КамАЗ»автогиганты төзелешенә килгән. Владимир Петрович шәһәребезнең күп кенә предприятиеләрендә бригадир булып эшли, соңрак хезмәт эшчәнлеген автосервиста мастер булып дәвам итә. Хәзер уллары Роман белән үз автосервис бар. Хезмәтләре өчен ул Дәүләт бүләге – «Хезмәт батырлыгы өчен»медале белән бүләкләнде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International