Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде: 12-малай һәм 9 кыз. Шуларның 5 гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 7 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган. Бәхетле әти-әниләр балаларына Әмир, Данияр, Игнатий, Иван, Илсур, Кәмил, Кәрим, Кирилл, Раян, Хәсән, Шамиль, Анна, Василиса, Виктория, Дарья, Диана, Дарина, Карина, Нәргизә, Юлия дигән матур исемләр бирделәр.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә ­­25 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 50 яшь. Иң кечкенә баланың авырлыгы 520 грамм, ә иң зуры – 4270 грамм.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 51, кәләшкә – 42 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International