Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə апрель аенда туган балалар санына нəтиҗə ясалды

2019 елның 1 мае, чәршәмбе
2019 елның апрель аенда Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 241 туу турында акт теркəлде, алар арасында 115 – малай, ə 126 кыз бала. Әлеге гаилəлəр арасында 99 беренче тапкыр əти-əни булу  шатлыгын татыды, 94 гаилəдə икенче бала барлыкка килде, 48 сабыйның гаилəсендə өч яисə  өчтəн күбрəк абый-апалары үсеп килə. Малайлар өчен киң танылган исемнəр дип Мирон, Амир, Андрей исемнəрен билгелəп үтергə була. Ә кызлар арасында Алиса, Амина һəм Арина исемнəре еш кушылды. Яромир һəм Лика киресенчə, иң сирэк очраган исемнəр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International