2 май Югары Осланлылар өчен истәлекле көн. Бу көнне, Бөек Җиңү алдыннан, традиция буенча, Геройлар паркында Советлар Союзы Геройлары – якташларыбызның батырлыкларын искә алдылар.
Митингны район башлыгы Марат Зиатдинов ачты. Бөек Ватан сугышы кырларында якташларыбыз батырлыкларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Россия Герое Газинур Хәйруллин «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Югары Осланлыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
Традиция буенча 2 май көнне "Геройлар көне"ндә районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшырыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең миграция хезмәте бүлеге начальнигы Надежда Романова һәм район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова яшь гражданнарга паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм бәхетле юл, чиста тыныч күк йөзе, укуларында уңышлар һәм югары үрләр теләделәр.